Быелга Алексеевка һәм Измайлово авылларындагы су линияләрен реконструкцияләү планлаштырылган. Хәзерге вакытта проект-смета документациясен ясыйлар. Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Александр Захаров әйтүенчә, алар 1 мартка кадәр әзер булырга тиеш. Шулай ук быел 2015 елга керү өчен Исергәп, Яңа Баулы, Уба авылларындагы су линияләрен реконструкцияләүгә проект-смета документациясе ясаячаклар.
2013 елда Потап-Томбарлы, Томбарлы, Миңнегол авылларында, Баулыда күп балалы гаиләләргә торак төзү өчен бирелгән участокларга су кертелде.
Кадрия Гыймазова, "Хезмәткә дан"