Баулы районында янә Казахстан аракысы тоткарланган

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Эчке эшләр министрлыгының Баулы бүлеге хезмәткәрләре чираттагы шикле аракы белән автомашинаны тоткарлаганнар.

Автомобиль Казан-Оренбург трассасының 365нче чакрымында тоткарланган. Россия акциз маркаларысыз 50 шешә аракы алынган. “Хезмәткә дан” газетасына Баулы эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр һәм коррупциягә каршы тору буенча оперуполномоченные Роберт Фәизов хәбәр итүенчә, аракыны экспертизага җибәргәннәр.  

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International