Йорт өлкәннәрен активлыкка өндәделәр

2014 елның 9 феврале, якшәмбе
Алар узган ел нәтиҗәләрен, ТКХ өлкәсендә проблемалар турында сөйләделәр, киләчәккә мәсьәләләр билгеләделәр. Халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 26 миллионнан арткан. 2013 елда бурычлыларга судка 232 иск җибәрелгән. Суд приставларында 190 башкарма производствасы бар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина ТКХ буенча мәгълүмат ачу тәртибе турында сөйләгән. Баулы шәһәр прокуроры ярдәмчесе Динар Чуркин йорт өлкәннәренең сорауларына җавап бирде. Соңыннан актив йорт өлкәннәренә район башлыгының, район һәм шәһәр башкарма комитетларының рәхмәт хатлары тапшырылды. 

 

"Хезмэткэ дан"


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International