Иртән ул Мортаза авылының теплица хуҗалыгында булды, аннары Татар Томбарлы авылындагы “Берлек” хуҗалыгының терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән танышты. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев озатып йөрде.
Савым сыерларын асрау, сөт җитештерү шартларын караганнан соң кунак хуҗалыкның белгечләре белән аралашты.
- Республика авылларында яшәү өчен шартлар бар – газ уздырылган, юллар, мәктәпләр, медицина пунктлары бар, хәзер төп мәсьәлә - авыл хуҗалыгы белгечләрен билгеләү, - диде Ришат Хәбипов.
Бу мәсьәләне хәл итү юллары турында “Хезмәткә дан” газетасының киләсе саннарының берсендә укыгыз.
Кадрия Гыймазова, "Слава труду"