Гаиләләрендә беренче бала туган Хөсәеновлар, Азизовлар, икенче балалары туган Галиәкбәровлар, Гайнетдиновлар, Мортазиннар гаиләләрен ихлас күңелдән котлап балаларының беренче документларын – туу турындагы таныклыкалрын тапшырдылар. Яшь әниләр үз чиратларында медицина хезмәткәрләренә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.