Баулының яшь парларын музейга чакыралар

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

Алар быел Баулыда беренчеләрдән булып никахлашучы яшь парны музейга чакырганнар. Николай белән Светлана Әхмәдуллиннар мондый туй бүләгеннән баш тартмаганнар.

Яшь парны аерылгысыз дип аталучы туй курчагы ясарга өйрәттеләр. Аннары кунаклар белән шәһәр тарихы белән таныштырдылар. Аларга шулай ук йөзекләрне исемсез бармакка кию тарихын сөйләделәр.

Кияү белән кәләшне чегән каршы алды, ул аларның бәхетен бакты. Яшь хатын үтүкләп карады, ире балык тотты.

Чара ахырында Әхмәдуллиннар мәртәбәле кунаклар китабына теләкләрен яздылар, бәхет капкасыннан уздылар.  

 


Елена Дәүләтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International