Турнир 22нче мәртәбә уздырылган һәм Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәсеннән яшь көрәшчеләрне җыйган. Баулы шәһәренең 2нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең укытучы-тренеры Сергей Петров җитәкчелегендә турнирда команда катнашкан. Аның укучыларының берсе – Андрей Петров 24 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңү яулаган.