Баулыда күпфункцияле үзәк ачылды

2014 елның 1 гыйнвары, чәршәмбе
Яңа муниципаль бюджет учреждениясе халыкка дәүләт һәм муниципаль җиргә ия булу хокукын һәм күчемсез милекне теркәү хезмәтләрен күрсәтәчәк.
Күпфункцияле үзәк Баулы шәһәренең Пушкин урамындагы 25 күпфатирлы торак йортында урнашкан. Элекке биредә поликлиниканың  стоматология бүлеге иде. Мәсәлән, республика бюджетыннан бинаны реконструкцияләүгә 11 миллион сумнан артык акча бирелгән, подрядчы оешма – ЧҖҖ “Лира”. Яңа елда бирегә Росреестр күчәчәк.


Азат Зиннуров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International