Район главасы баулыларны яңа ел белән тәбрикли

2013 елның 31 декабре, сишәмбе

Кадерле баулылылар!
Нәтиҗәле эшләр, якты, шатлыклы вакыйгалар, уңышлар һәм казанышлар елы булган 2013 ел тарихта кала.
Узып баручы елның төп вакыйгасы – Казандагы Универсиада. Баулылылар Бөтенроссия җәйге студентлар уеннарына хәзерлектә катнашып кына калмадылар, шулай ук Татарстанда беренчеләрдән булып Универсиада уты эстафетасын да каршыладылар. Ел дәвамында безнең районда Универсиадага, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология елына багышлап гаять күп чаралар үткәрелде.
2013 елда республика программалары ярдәмендә баулылыларның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен байтак эшләр башкарылды. Фронтовиклар һәм аларның тол хатыннары өчен 30 фатирлы тагын бер йорт төзелде, нефтьчеләр өчен ипотека буенча төзелгән 27 фатирлы йорт файдалануга бирелде. Күпфатирлы биш йорт-ка 37 миллион сумлык һәм 6нчы мәктәпкә 32 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Новозареченск мәктәбен ремонтлаганнан соң, анда балалар бакчасы күчерелде. Хастаханәнең терапия һәм педиатрия бүлекләре реконструкция үткәрелгән бинага күчте, Поповка табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт үткәрелде, хастаханәнең патологоанатомия бүлеге, Мортаза һәм Шәмәй авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде. “Чиста су” программасы буенча Потап-Томбарлы, Татар Томбарлы, Миңнегол авылларында, күп балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен Баулы шәһәрендә бүлеп бирелгән участокта су челтәрләре төзелде. Васькино-Туйралы авылында яңа клуб сафка бастырылды, анда китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылды. Баулыда, “бер тәрәзә” принцибы буенча, халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү максатыннан, яңа функциональ үзәк өчен бина реконструкцияләү буенча зур эш төгәлләнде. Баулы шәһәренең Пионер урамына реконструкция үткәрелде.
Авыл эшчәннәре, уңайсыз һава шартларына да карамастан, уңышны югалтуларсыз җыйнап алу өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләделәр, шулай ук терлекләрнең баш санын саклап калдылар.
Икътисадны үстерүгә һәм социаль инфраструктураны ныгытуга хөрмәтле нефтьчеләребез зур өлеш кертә. Җирле эшмәкәрләрнең район тормышында катнашуы ды сизелерлек.
2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Безнең алда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына зур хәзерлек эшләре алып бару бурычы тора. Социаль инфраструктураны үстерү буенча да эш дәвам иттереләчәк. Авылларда урам яктылыгын җайга салырга мөмкинлек бирүче яңа республика программасы эшкә җигеләчәк. Бер сүз белән әйткәндә, яңа елда районны алга таба үстерү эшләре дәвам иттереләчәк.
Барлык баулылыларны, тырыш хезмәтләре
һәм туган җиргә мәхәббәтләре өчен, чын йөрәктән тәбриклим. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре – бик күп бәхетле, онытылмас мизгелләр, ә Яңа ел тынычлык, муллык һәм шатлык-куанычлар алып килсен! Һәрбер гаиләдә тынычлык, мәхәббәт, иминлек һәм үзара аңлашу хакимлек итсен.
Яңа ел белән!


Альберт ХӘБИБУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International