Баулы Татарстанның иң яхшы төзекләндерелгән шәһәрләре арасына керде

2013 елның 31 декабре, сишәмбе

Казанда “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Халкы 100 меңнән дә артык булмаган шәһәрләр номинациясендә Баулы икенче урынны алды.

Конкурс нәтиҗәләрен ясаганда торак пункт тормышына йогынты ясаучы унлаган критерий игътибарга алынган.  

Баулы шәһәренең төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Равил Шәриповка дипломны Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары тапшырды.

 

ТР төзелеш министрлыгының пресс-хезмәте фотосы


Азат ЗИННУРОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International