Баулының иң яхшы укучылары республиканың яңа ел чыршысында булдылар

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
“Татар-информ” хәбәр итүенчә, бәйрәмгә чакырылучылар арасында җиденче-унберенче сыйныф укучылары булган. Бу мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашучылар, спорт ярышлары һәм фестивальләрендә җиңүчеләр, ятим балалар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән ике мең укучы. Татарстан укучыларын Татарстан премьер-министры Илдар Халиков котлады. -  Cез математика, физика, химия, биология буенча, спорт буенча иң яхшы булуыгызны исбатладыгыз, җәмәгать оешмалары эшендә дә сез иң активлары, - диде ул.- Мин бу залда  киләчәк дөнья һәм олимпиада чемпионнары, премьер-министр һәм Татарстан президенты хәтта Ноболев премиясе лауреатлары утыруына шикләнмим. Тамашачыларга баллы бүләкләр дә тапшырылды.

 
"Хезмәткә дан"

Фото: Марсель Бадыкшин, prav.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International