Баулы районында тагын бер мунча янды

2013 елның 15 декабре, якшәмбе
Баулы районының Татар Томбарлы авылында мунчада янгын чыгуы турында “Казан” телекомпаниясе хәбәр итә. Янгынчылар килгәнче утны ирекле янгын дружинасы сүндерә торган. Очкын торак йортка күчү куркынычы булган, тик бу хәлгә юл куймаганнар. Янгын сәбәбе – мич белән куллану кагыйдәсен бозу. Иртәгәдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга бу чорда икеләтә штрафлар салыначак.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International