Баулыда кар автомобильләрен чыдамлыкка сыныйлар

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге мәгълүматлары буенча, Баулы районында бүгенге көндә 43 кар автомобиле текәлгән, 12 кар автомобиле – физик затларга, 31е юридик затларга карый. Бу – рәсми статистика саннары. Халыкта кар  өемнәреннән “курыкмый” торган техника чараларының чын саны тагын да күбрәк, дип саныйлар Дәүләт техник күзәтчелеге белгечләре. Кешеләрнең документлар рәсмиләштерәсе, транспорт салымнары түлисе, кар автомобильләре белән идарә итү таныклыгы алу өчен курсларда укыйсылары килми, ләкин алар үзләренең тормышын куркыныч астына куялар. Әлеге хәлгә төзәтмә кертү өчен, Дәүләт техник күзәтчелеге закон бозучыларны ачыклау буенча рейдларга чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International