Клубны оештыру инициативасы белән әниләрнең берсе Татьяна Мурзакаева чыккан. Ул түгәрәк өстәл артына җыелган әниләргә клубны оештыру максатлары турында сөйләгән.
Аның төп максаты - гаиләләргә социаль-хокук, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, буш вакытларын уздыруны оештыру. Аналар үзләрен борчыган сорауларны күтәргәннәр, балаларын тәрбияләү һәм укытуда туган проблемалар белән бүлешкәннәр.
Беренче очрашуга медицина психологы Лилия Гайсина чакырылган. Биредә куелган кайбер сорауларны ул район үзәк хастаханәсенең баш табибы уздыра торган планеркада күтәрергә ышандырган.
Клубка исем, девиз уйлау, активын сайлау аның икенче утырышында башкарылачак.