Игътибар! Түбәдән кар төшү куркынычы бар!

2026 елның 27 феврале, җомга

Хөрмәтле баулылар!

Һава температурасы күтәрелү сәбәпле, түбәләрдән боз сөңгеләре һәм кар төшүдән сакланыгыз! 

Кар төшү куркынычы булган биналарның түбәләренә якын килмәгез һәм балаларга мондый урыннарда торырга рөхсәт итмәгез.

Шуны истә тотыгыз: түбә кырыеннан кар, боз төшкәннән соң, кар һәм боз түбәнең башка өлешләреннән дә төшәргә мөмкин. Шуңа күрә тротуарда элегрәк төшкән кар эзләре яки боз кисәкләре күренсә, куркыныч зонада башка кешеләрнең булуын чикләгез.

Әгәр тротуар буйлап хәрәкәт иткәндә сез югарыда шикле шау-шу ишеткәнсез икән, туктап калырга, башыгызны күтәрергә һәм анда нәрсә булганын карарга ярамый. Бәлки, бу кар яисә боз кисәге төшүедер. Тизрәк стенага сыенырга кирәк, түбә козырегы сезнең өчен ышык урын булачак.

Автомобильләрне йорт түбәләре астында калдырмагыз; идарәче компаниягә боз сөңгеләре барлыкка килүе турында вакытында хәбәр итегез. Мөстәкыйль рәвештә бозларны бәреп төшермәгез!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биналарның милекчеләрен, арендаторларны, идарәче компанияләрне һәм җирле үзидарә органнарын вакытында түбәләрне кар һәм боздан арындырырга чакыра. 

Халыкка сигнал киртәләре белән билгеләнгән куркыныч зоналарга кермәскә, карлы түбәләр астында тормаска, шәхси йортларның түбәләрен вакытында чистартырга киңәш ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International