Баулы районында Татарстанның көньяк-көнчыгышында кышкы картинг буенча унынчы ачык ярышларның бишенче этабы узачак

2026 елның 27 феврале, җомга

Ярышлар Баулы районында яшьләр автоспортын үстерүгә зур өлеш керткән «Пегас» яшүсмерләр клубы тренеры Эмиль Алаев истәлегенә багышлана.

Чара 2026 елның 8 мартында узачак һәм иртәнге 9:00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны - Кызылъяр авылында урнашкан карьер.

Спорт вакыйгасы «Татарстанда кыш» республика проекты кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International