Баулыда тантаналы рәвештә яшь хоккейчыларның «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабы финал уеннары ачылды. Ярышларда 2011-2012 елгы яшүсмерләр командалары катнаша.
Ачылу тантанасында Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина, «Алтын алка» клубының төбәк рәисе һәм ярышларның баш хөкемдары Михаил Бойцов, Баулы районының спорт һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Илвир Төхвәтуллин, 1 нче спорт мәктәбе директоры Роман Ткачев катнашты.
Бозга Татарстан Республикасының сигез муниципаль районы командалары чыкты: "Арктика" (Буа шәһәре), "Питрәч" (Питрәч авылы), "Яшьлек" (Зәй шәһәре), "Ак Бүре" (Казан шәһәре), "Тимерхан" (Байлар Сабасы шәһәре), "Батыр" (Габдрахман авылы), "Ягуар" (Кукмара шәһәре), "Девон" (Баулы шәһәре).
Матчның беренче минутларыннан ук яшь спортчылар югары дәрәҗәдә әзерлек һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Финал уеннары 25, 26 һәм 27 февраль көннәрендә узачак.
Фото: «Яшьләр дөньясы» КЯҮ