Баулы районында йомгаклау сессиясе узды

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йортында Баулы муниципаль районы Советының «2025 елда Баулы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында» 10 нчы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов катнашты.

Утырыш башланганчы мөхтәрәм кунаклар "Я смогу" АНОСЛОВ эшчәнлеге белән таныштылар һәм "Компания Амбиент" ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыгында булдылар.

Мәдәният йорты фойесында район предприятиеләре, оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләре үз казанышларын тәкъдим иткән күргәзмә оештырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International