Милли проектлар ярдәмендә Баулы районында яшәүчеләрнең бушлай диспансеризация узу мөмкинлеге бар

2026 елның 13 феврале, җомга

«Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары ярдәмендә районда яшәүче һәр кешенең бушлай диспансеризация узу мөмкинлеге бар. 

Табиблар йөрәкне, кан басымын тикшерәчәк, флюорография һәм башка мөһим тикшеренүләр ясаячак.
 
2026 елда диспансеризацияне 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005, 2008 елларда туган кешеләр үтә ала. Ә 40 яшьтән узган кешеләргә ел саен диспансеризация узарга мөмкин.
 
 Дәүләт хезмәтләре аша яисә 8(85569)61441 телефоны буенча язылырга кирәк була.

Озакка сузмагыз. Сәламәтлек - һәркем өчен иң мөһиме. Диспансеризация узыгыз - үзегез һәм якыннарыгыз турында кайгыртыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International