Баулы районы укучылары өчен халык биюләре фестивале оештырдылар

2013 елның 7 декабре, шимбә

“Бию дөньясы” фестиваль-конкурсында Баулы районы мәктәпләренең бию коллективлары катнашты. Жюри чыгышларны өч номинация буенча бәяләде: халык-сәхнә биюе, стильләштерелгән халык биюе, дөнья халыклары биюләре.

Конкурс конкурс инде ул – искиткеч чыгышларга карамастан, җиңү һәм баллы призлар барысына да бирелмәде.

Мондый чаралар төрле халыкларның мәдәниятен яхшырак өйрәнергә, халыклар дуслыгын ныгытырга ярдәм итә, толерантлык тәрбияли.


Кадрия Гыймазова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International