Октябрь мәйданында шәһәр Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Җил һәм салкын булуына карамастан, бәйрәм чарасына район халкы һәм кунаклары җыйды. Театральләштерелгән тамаша башланыр алдыннан Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде.
Мәйданда театральләштерелгән тамаша оештырылды. Бәйрәмдә Баулы районының шәһәр һәм авыл җирлекләре оешмалары арасында Яңа елга җәмәгать урыннарын һәм биналарны бизәгән өчен район хакимиятеннән бүләкләр тапшырылды. Бу бәйрәм атмосферасы булдыру өчен күп көч куйган катнашучылар өчен сюрприз булды.
Чарада Яңа ел җырларын җырлап, Кыш бабай белән Кар кызы район халкы белән бергә чыршыда төрле төстәге утлар кабыздылар.
Кечкенә кунаклар өчен бәйрәмдә мавыктыргыч аттракционнар, сый-нигъмәтләр һәм сувенирлар белән сәүдә рәтләре эшләде.
Бәйрәмнән фоторепортаж: https://vk.com/album-167149043_312161354