Баулы районында авыл хуҗалыгында эшкә урнашкан яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә

2025 елның 19 декабре, җомга

Баулы районында авыл хуҗалыгына эшкә урнашкан яшь белгечләр өчен, кимендә өч ел эшләү шартлары белән, дәүләт ярдәме -  750 000 сум акча бирелә.  

Әгәр дә сез күптән түгел югары уку йортын яки көллиятне тәмамлаган булсагыз һәм хәзер районның авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшлисез икән - сез бу түләүне ала аласыз.

Ярдәмне рәсмиләштерү сораулары буенча Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итегез.

Гаризалар бирү срогы - 2025 елның 22 декабренә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International