Кар кызы, Кар бабай, Кыш Анага: татарстанлылар нинди әкият персонажларына почта аша хат яза алалар

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Татарстанда яшәүчеләр Кыш Бабайга, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, «Кыш Бабай йорты» адресы буенча гына түгел, ә башка әкият персонажларына да хатлар яза ала. Почта хезмәткәрләре кышкы геройларның төгәл адреслары белән уртаклаштылар.

Кыш Бабайдан соң иң танылган Яңа ел персонажы булып һичшиксез аның оныгы — Кар кызы санала. Ул һәрвакыт бабасы янында булуына һәм аңа барлык яңа ел мәшәкатьләрендә ярдәм итүенә карамастан, аңа аерым почта адресына язарга кирәк: 156000, Кострома өлкәсе, Кострома шәһәре, Симановский урамы, 11 йорт.

Кыш бабайның алыштыргысыз ярдәмчесе - Кар бабай. Аның резиденциясенә Почта шулай ук Яңа ел теләкләре язылган хатлар илтә. Кәгазь юлламаларны Кар бабай Татарстаннан да көтә. Аның адресы: 163020, Архангельск өлкәсе, Архангельск шәһәре, Никольский пр., 29 йорт, «Кар бабай почтасы».

Яңа Ел хатын Баш Яңа ел тылсымчысының кызы - Кыш Анага да язарга мөмкин. Аның резиденциясе Архангельск өлкәсенең Яренск авылында урнашкан. Россиянең әкияти картасында бу урын рәсми рәвештә «Кыш Анасының ватаны» дип билгеләнгән. Татарстанлылар Яңа ел тылсымчысына үз хатларын түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар: 165780, Архангельск өлкәсе, Яренск авылы, Володя Дубинин урамы, 1нче йорт.

Тагын бер әкияти адресат - Буран кызы. Аны бабасының рәсми ярдәмчесе һәм Россиянең әкият геройларының баш киемнәрен саклаучысы дип саныйлар. Аңа хатларны почта аша түбәндәге адреска язарга кирәк: 612961, Киров өлкәсе,  Вятские Поляны шәһәре, Ленин ур., 31 йорт. 

Ә тагын сез белгән теләсә кайсы кешегә хат язарга һәм аны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International