Бүген Баулы ЗАГС бүлегенең тантаналар залында ЗАГС органнары көненә багышланган үзенчәлекле, җылы һәм әһәмиятле чара узды.
Тантаналар залында гаилә тормышы юбилярларын - гаиләләре тугрылык, сабырлык, мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәүнең чын үрнәге булган кешеләрне хөрмәтләделәр. 45 ел бергә гомер иткән Фирдәвес һәм Миләүшә Сәлимҗановлар, 50 ел бергә кулга-кул тотынышып яшәгән Альбирт һәм Әлфия Вәлиевлар хөрмәтенә җылы котлау сүзләре яңгырады. Бу көнне 61 ел бергә яшәүләрен Әхәт һәм Зәрия Салиховлар да билгеләп үттеләр.
Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.