Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге халыкара сәламәтлеге чикләнгән кешеләр көненә багышлап, озак еллар бергә гомер иткән парларны котлауны оештырды

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Абраровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Тәлгать Зияф улы 40 ел гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, ә Зия Нурмөхәммәт кызы нефть өлкәсендә хезмәт куйган. Зия Нурмөхәммәт кызы өчен икеләтә бәйрәм булды, чөнки аңа нәкъ бу көнне 80 яшь тулды. Аларның озак еллар бергә матур итеп яшәүләре, бер-берсенә тугрылыгы күпләргә өлге итеп алырлык. Бүгенге көндә алар үзара йөрәк җылысын саклап, иңне-иңгә куеп, аңлашып гомер итәләр.

Юбилярларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова, 2 нче санлы мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе Р.Хайруллина, “Мехсервис-НПО” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять  җитәкчесе А.Мухамадеев һәм сукырлар оешмасы вәкиле О.Лыкова тәбрик иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International