Сәламәтлекләре чикле булса да, күңелләре моң белән тулы

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

Бәйрәм чарасына килүчеләр күп иде. Инвалидлар һәм сукырлар җәмгыяте рәисләре, Баулы районы башкарма комитетыннан Ильдар Сәйфиев чараны башлап, барлык инвалидларны да бәйрәм белән котладылар. Алып баручы Петр Зотагин концерт номерларын гына билгеләп калмыйча, такмаклар әйтте, кызыклы мәзәкләр  сөйләде. Сәламәтлекләре чикле активистлар да читтә калмадылар җырладылар, биеделәр, барысының да күңелен күтәрделәр. 


Гөлнәзирә ШӘРИФУЛЛИНА "Хезмәтке дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International