Фестивальдә 130 коллектив катнашты, аларның 15е өченче, йомгаклау турына чыкты. Фестивальнең быел Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлануы сәбәпле, Баулы халык театры күренекле драматургның “Хушыгыз” исемле драмасы буенча спектакль әзерләде. Жюри куелышның үзенчәлекле булуын, һәрбер артистның һәм тулаем бөтен коллективның башкару осталыгына, декорациянең, музыкаль һәм тавыш бизәлешенең уңышлы булуына югары бәя бирде.
Лениза ГӘРӘЕВА "Хезмәткә дан"