Билгесез солдат көнендә Казанның Җиңү Мемориаль паркында Баулы район Советы Аппараты җитәкчесе Айгөл Халитовага Александровка авылында туган Александр Казаковның медальонын тапшырдылар.
Өлкән сержант Александр Николаевич Казаков 1941 елның көзендә хәбәрсез югалган. Аның җәсәденең калдыклары бу елның язында Псков өлкәсендә Опочка шәһәреннән «Рубеж» эзләү отряды тарафыннан табылган. Медальонны солдатның Баулыдагы туганнарына тапшырачаклар.
Айгөл Халитова эзләүчеләргә игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Митингта катнашучылар Мәңгелек ут янына чәчәкләр салып, һәлак булган геройларны искә алдылар.