Баулыда иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сәламләделәр

2013 елның 1 декабре, якшәмбе
Чара бәйрәм табыны артында ресторанда узды. Авыл хезмәтчәннәренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аларны котлау өчен Татартсаннның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов килде. Ул икмәк үстерчеләргә һәм терлекчеләргә министрлыкның рәхмәт хатларын тапшырды. Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин шулай ук авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлады һәм бүләкләр тапшырды. Кайберәләр район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүләкләренә лаек булдылар. 


Кадрия Гыймазова "Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International