«Чик буе территориясендәге түләүләрне уздырганда альтернатив исәп-хисаплар " семинары

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге "Мәскәү кредит банкы"җәмгыяте белән берлектә 2025 елның 24 апрелендә 11.00 сәгатьтә гамәлдәге экспортерларны һәм экспортка юнәлтелгән компанияләрне семинарга чакыра.

Спикер булып МКБ халыкара финанслау идарәсе башлыгы Максим Ардатов чыгыш ясаячак.
Очрашу кысаларында катнашучылар белән агымдагы шартларда халыкара түләүләр үткәрү мөмкинлекләре, компанияләргә туры килә торган түләү механизмнары турында актуаль мәгълүмат белән уртаклашачаклар, шулай ук экспортерларның һәм экспортка юнәлтелгән предприятиеләрнең конкрет кейслары тикшереләчәк. 
Чара Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт, 3 кат, «Алафузов» залы адресы буенча «Эшмәкәрләр йортында»узачак.
Катнашучыларны 23 апрель 16.00 сәгатькә кадәр, https://forms.gle/ehvw8HUcf6FMyU4PA сылтамасы буенча теркәү каралган.
Өстәмә сораулар буенча экспортны яклау үзәге җитәкчесе урынбасары Вәлиев Айрат Ринат улына +7 (843) 222-90-60 (доб. 278) телефоны аша мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International