Баулы хакимияте хезмәткәрләре өмәгә чыкты

2025 елның 4 апреле, җомга

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык старт алды.

Өмәчеләр барлык кирәкле эш коралларын алып, административ бина территориясендә, шулай ук Җиңү һәм Хезмәт Даны паркында чисталык урнаштырдылар. Тырмалар белән кипкән үләннәрне җыештырдылар, чүп-чар җыйдылар, себеркеләр белән юллар һәм тротуарларны себерделәр, көрәкләр белән җыелып торган кар өемнәрен тараттылар.

Узып баручыларның күбесе, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр, безгә чисталык урнаштырган өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

- Шәһәребезне халык өчен чистарак һәм уңайлырак итү өчен мондый чараларда шәхсән катнашырга кирәк дип саныйбыз, - ди Башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Хәким Могыйнов.

Бар халыкны да гомумшәһәр шимбә өмәләренә кушылырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International