«ЭКОяз 2025» республика конкурсы старт ала

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Агымдагы елда Конкурс Экологик марафон форматында узачак. Конкурста теләге булган һәркем шәхси номинацияләрдә дә, командаларга берләшеп тә катнаша алачак. 

«ЭКОяз-2025» республика конкурсын уздыру буенча Юл картасы
1. Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үтиләр (һәр атна аерым тематикага багышлана);
2. Башкарылган бирем турындагы мәгълүматны катнашучылар «Вконтакте» социаль челтәрендәге үз битендә бастырып чыгаралар (конкурс уздыру вакытына социаль челтәрдәге бит ачык булырга тиеш);
3. Катнашучылар, сылтамаларны күрсәтеп, 1 нче кушымта нигезендә Хисап төзиләр;
4. Һәр атна ахырында отчетларны оештыручының Eco.pros@tatar.ru электрон адресына җибәрәләр;
5. Эшләр 2025 елның 1 апреленнән 25 маена кадәр кабул ителә.

* "Экопомощник" номинациясендә катнашучылар шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкларын 2 нче кушымта нигезендә тутыралар һәм оештыручының электрон адресына җибәрәләр.

Положение конкурса

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International