Баулы районының яшь гаиләләре өчен мөһим мәгълүмат!

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле яшь гаиләләр! «2020-2025 елларга Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасында катнашучылар исемлеге төзелүгә бәйле рәвештә, сезне, 2025 елның 27 мартыннан 23 маена кадәр, документларны яңадан теркәргә һәм яңартырга чакырабыз.

Шулай ук игътибарыгызны 2026 елда торак шартларын яхшырту өчен түләүсез субсидия рәвешендә дәүләт ярдәме алуга гаризалар кабул итү ачылуга юнәлтәбез. Яшь гаиләләр өчен ярдәм күләме 30-35% тәшкил итә!

Безнең адрес: Баулы шәһ., Җиңү мәйданы, 4нче йорт,каб. №2 (1 кат, сул якта). 
Белешмәләр өчен телефон: 8 (85569) 5-13-35 
Элемтә өчен: Оксана Иванова 

Торак шартларыгызны яхшырту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International