Ел саен үткәрелә торган "Ел экспортеры" региональ конкурсы

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» төбәк конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителде.

Конкурс «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе тарафыннан үткәрелә.

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының-экспортерларның алдынгы тәҗрибәсен тарату мөмкинлеген тәэмин итү.

Конкурста катнашу өчен документлар, агымдагы елның 31 мартына кадәр, сайтта ttp://exportergoda-rt.ru/ сылтамасы буенча кабул ителә. Конкурста катнашуга Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары экспортлаучы предприятиеләре чакырыла (2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә). 

Түбәндәге номинацияләр билгеләнә:

Төп номинацияләр:

1) Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер;

2) Хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә иң яхшы экспортер;

3) АПК (агросәнәгать комплексы) өлкәсендә иң яхшы экспортер;

4) Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер;

5) Елның ачылышы;

6) Иң яхшы хатын-кыз-экспортлаучы;

7) Иң яхшы яшь эшмәкәр-экспортер.

Өстәмә номинацияләр:

1) Экспортның иң экзотик иле;

2) Экспортның иң зур географиясе;

3) Иң яхшы гаилә экспорт компаниясе;

4) Яңа экспорт продукты;

5) Социаль эшмәкәрлек өлкәсенең иң яхшы экспортеры; 

6) Креатив индустрияләр өлкәсенең иң яхшы экспортеры.

Катнашу сораулары буенча +79179 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International