Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе терлекләрне озата баручы ветеринария документларыннан башка сатып алу һәм кертү куркынычы турында кисәтә

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Хуҗалык итүче барлык субъектларга һәм гражданнарга кирәк:

- терлекчелек һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булган барлык терлекләрне идентификацияләргә һәм ветеринария хезмәтендә исәпкә куярга;

- дәүләт ветеринария хезмәтенә яңа сатып алынган терлекләр, алынган үрчем турында, сую һәм сату турында, берничә терлекнең кинәт үлүе яисә бер үк вакытта авыру очраклары турында хәбәр итәргә;

- чыгышлары билгесез булган терлекләрне, ветеринария документларыннан башка, тәэмин итүче хуҗалык субъектының ветеринария хезмәте эпизоотик иминлеген расламыйча, җибәрүче хуҗалыкта 30 көн эчендә карантин чаралары уздырмаска;

- хуҗалыкка яңа килеп кергән терлекләрне тиешле тикшеренүләр һәм эшкәртүләр үткәрү өчен 30 көн эчендә карантинлаштырырга;

- ветеринария белгечләренең беренче таләбе буенча терлекләрне профилактик тикшерүләр, иммунизацияләр өчен күрсәтергә;

-көтүлекләрне, су эчерү урыннарын, терлекчелек биналарын тиешле ветеринария-санитария хәлендә тотарга, шулай ук фермаларны терлекләрдә йогышлы авырулар китереп чыгаручы матдәләрдән саклау буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрендә каралган башка чараларны гамәлгә ашырырга;

Терлекләрне республика территориясенә ветеринария документларыннан башка кертү тыела, кертелгән очракта Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексның 10.8 статьясына ярашлы җавапка тартырылырга мөмкин:

1. Терлекләрне ташу, күчереп йөртү яки чалуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен йә терлекчелек продуктларын әзерләү, эшкәртү, саклау яки сату кагыйдәләрен бозу, әлеге статьяның 2 һәм 3 өлешләрендә каралган очраклардан тыш, гражданнарга - биш йөздән бер мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – өч меңнән биш мең сумга кадәр; юридик затларга – ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр.

2. Авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм (яисә) терлекчелек продуктларын ветеринария документларыннан башка ташу, авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм (яисә) терлекчелек продуктларын шәхси файдалану өчен ташудан тыш, - гражданнарга – өч меңнән биш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – утыз меңнән кырык мең сумга кадәр; юридик затларга - өч йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр.

3. Биологик калдыкларны җыю, утильләштерү һәм юк итүнең ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу - гражданнарга – дүрт меңнән биш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – егерме меңнән кырык мең сумга кадәр; юридик зат төземичә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга – кырык меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салуга яки эшчәнлеген туксан тәүлеккә административ туктатуга китерә; юридик затларга - юридик затларга биш йөз меңнән җиде йөз мең сумга кадәр яки эшчәнлеген туксан тәүлеккә административ туктатуга китерә.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе дәүләт инспекторлары: Лотфуллина Э.Н.,

Васенькина Р. К., Низаева Ф. К.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International