Баулыда бәйрәм концерты узды

2025 елның 7 марты, җомга

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне, гүзәл затларның бүләкләр һәм матур теләкләр кабул итә торган көне. Әлеге беренче язгы бәйрәмгә, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында узган, «Язның хатын-кыз силуэты» дип аталган бәйрәм концерты багышланган иде. 

Концерт программасын ачып, котлау сүзе белән район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин чыгыш ясады. Ул барысына да сәламәтлек, иминлек теләде. Уллары һәм ирләре МХО зонасында булган аналарга һәм хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул горурлык хисе белән, гүзәл затлар арасында төрле өлкәләрдә танылган шәхесләр бихисап булуын әйтеп узды. Алар барысы да районны лаеклы дәрәҗәдә тотуга ярдәм итәләр. Шул ук вакытта, яшь буынны да лаеклы тәрбияләргә өлгерәләр. 

Бу көнне мәдәният йортының тамаша залы язгы кәеф, елмаю, шатлык белән тулды. Концертны алып баручылар шулай ук барлык катнашучыларны яз һәм мәхәббәт бәйрәме белән котладылар.

Концертта Казан шәһәреннән кавер-төркем чыгыш ясавы да бәйрәм чарасына ямь өстәде.

Бәйрәм концерты бер сулышта узды, ул тамашачыларда уңай хис-кичерешләр калдырды.

Бәйрәм чарасы дәвамында Мәдәният йорты фойесында декоратив-гамәли иҗат осталарының күргәзмә-ярминкәсе эшләде, анда Баулы районы осталарының кул эшләнмәләре тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International