Быел да алар традициягә тугры булып мәйданга байраклар һәм канәфер чәчәкләре тотып килделәр. Аларны башта КПРФ бүлекчәсе рәисе Мәхмүт Гәрәев сәламләде. Аннары халык белән эшләү буенча партия оешмасы комиссары Рим Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Шулай ук сүз Геннадий Беляев һәм башкаларга бирелде.
Җирле бүлекчәнең иң актив әгъзаларын бүләкләделәр, митинг ахырында Ленин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.