Баулы эчке эшләр бүлегендә музей ачтылар

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Музейга экспонатларны актив рәвештә милиция ветераннары китергән. Кайбер документлар ведомствоның үзәк архивыннан бирелгән.

Музей бары ике ай эчендә җиһазландырылган. ТР буенча эчке эшләр министрлыгы конкурсында инде ул “Иң яхшы” музей номинациясендә икенче урын алырга да өлгергән. Иганәчелек ярдәмен  “Баулынефть” идарәсе күрсәткән.

Эчке эшләр органнары ветераннарына һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан полиция бинасы буенча экскурсия уздырылды, чәй табыны оештырылды, бүләкләр тапшырылды. 


Лениза Гәрәева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International