Баулы укучылары һөнәрләр үзләштерә

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

13 төркем “В” һәм “С” категорияләре буенча автомобиль йөртүче белгечлеген үзләштерәләр. 6 төркем – “Пешекче” курсын, 5 төркем “Азык-төлек товарлары сатучысы” курсын сайлап алганнар. Егетләр һәм кызлар машина йөртүче һөнәренә өстенлек бирәләр. Транспорт булмау сәбәпле, еракта урнашкан авыл мәктәпләре үзләренең өлкән сыйныф укучыларын укыта алмыйлар.

1 сентябрьдән укыту комбинаты урнашкан мәктәп бинасында капиталь ремонт үткәрелгән. Анда тәрәзәләр, ишекләр, җылылык системасы алыштырылган. Комбинат коллективы да моңа үз өлешен керткән. Шулай итеп, укучылар хәзер һөнәрләрне якты һәм җыйнак кабинетларда үзләштерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International