Баулы китапханәсенең элеккеге җыештыручысы Путин котлавын алды

2013 елның 2 ноябре, шимбә
Россия президентының котлавы һәм бүләк белән юбилярны өендә район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова, районның  үзәкләштерелгән китапханәләр системасының элеккеге директоры Сәгъдия Вәсыйкова котладылар. Җәмилә Мотыйгулла кызы унбиш елдан артык китапханәдә җыештыручы булып эшләгән. Тормыш иптәше белән бергә 57 ел гомер иткән, биш бала тәрбияләгәннәр (өчесе исән). Бүген аның ун оныгы, унбиш оныкчыгы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International