Бәйрәмнәр белән!

2013 елның 1 ноябре, җомга

Бәйрәмнәр  алдыннан россиялеләр дәүләтебез тарихында борылыш чоры булган һәм Россиягә иң көчле һәм куәтле державага әверелү мөмкинлеге биргән 1612 елгы вакыйгаларны искә алалар.

Бүген без, ата-бабаларыбызның бөек батырлыкларына таянып, үзәгендә кеше, гражданин булган дәүләт төзибез. Әлеге фикер безнең республикабыз Конституциясе аша кызыл җеп булып сузыла.

Әйдәгез, өлкән буыннар мирас итеп калдырган халыклар дуслыгын саклыйк һәм бу дуслык алга таба тагын да ныгысын, халыклар бердәмлеге изге гамәлләребездә чагылыш тапсын.

Кадерле якташлар! Сезне ихлас күңелдән бәйрәмнәр белән тәбриклим,  барыгызга да ныклы сәламәтлек, киләчәккә өмет һәм ышаныч, тугры дуслар телим.

Альберт ХӘБИБУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International