Баулыда муниципаль хезмәткәрләрнең чираттагы укуы узды

2013 елның 1 ноябре, җомга
Җирле үзидарә органнары карар кабул иткәнче норматив-хокук актларның проектлары коррупциягә каршы экспертиза уза. Семинарда сүз әлеге эшнең тәртибе турында барды. Аны уздыруның инициаторы – муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору сораулары буенча ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Румия Шәфыйкова. Семинарда шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Роберт Вәлитов, район башкарма комитеты оештыру бүлегенең баш белгече юрист Радик Каһиров катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International