Республика предприятиеләренә һәм оешмаларына ярдәм итү эшчәнлеген киңәйтү максатларында, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы базасында Татарстан Республикасында бурычны реструктуризацияләүгә ярдәм итү Фонды бүлеге ачылды.
Фонд хезмәтләренә салым органнары һәм (яисә) банклар, башка кредиторлар алдындагы бурычларын вакытында түләп бетерү проблемалары барлыкка килгән яисә банкротлык куркынычы янаган республика предприятиеләре ихтыяҗы булырга мөмкин.
Фонд үз эшчәнлеген түләүсез нигездә Россия Федераль салым хезмәте белән рәсми партнерлыкта алып бара. Шулай ук фондның партнерлары булып берничә банк структурасы тора. Хәзерге вакытта Фондның турыдан-туры ярдәме белән РФ предприятиеләренең 14 млрд. сумлык бурычы җайга салынган.
Фонд бурычлыга ничек ярдәм итә ала:
- Фонд партнерлары тарафыннан бурычны реструктуризацияләүгә ярдәм итү: салым бурычын кичектерү, кичектереп тору (РФ Салым Кодексының 64 маддәсе буенча), Россия Федераль салым хезмәте һәм (яисә) башка кредиторлар катнашында дөньяви килешү, банк бурычын һәм башка бурычны реструктуризацияләү;
Фондның партнер банкларында рефинанслауга/кредитлауга ярдәм итү;
- РФ СК 64 маддәсе нигезендә килешү төзү яки кичектереп түләү өчен банк гарантиясен алуда ярдәм итү, дәүләт контракты төзү;
- фонд эчке корпоратив бәхәсләрне, бурыч суммасын билгеләү турындагы бәхәсләрне (шартнамә шартларын, дәүләт хакимияте органнарының, шул исәптән Россия Федераль салым хезмәтенең хокукый актларын дәгъвалау) карамый;
- Фонд тарафыннан мөрәҗәгатьне карау өчен мәҗбүри шарт булып үзе турындагы мәгълүматларны ачуга ризалык һәм Россия Федераль салым хезмәтенең килештерү киңәшмәсендә катнашучы сыйфатында җәлеп итү тора;
- фонд түләүсез ярдәм күрсәтә;
Фонд эшчәнлеге һәм аның бурычны реструктуризацияләүгә ярдәм итү вариантлары турында тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://fondsrd.ru
Фондның Татарстан Республикасындагы бүлеге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан шәһәре Пушкин ур., 18 йорт (ТР ССП бинасы). Элемтә өчен: Сергей Карпухин +7 (843) 236-86-71.