95 яшьлек юбилей көнендә Зинаида Николаевна Баторшина иң якын кешеләреннән һәм Новозареченск авыл җирлеге башлыгыннан җылы котлау сүзләре кабул итте. Бу көнне тантана героинясына Президент Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Зинаида Николаевна, сугыш елларындагы барлык хатын-кызлар кебек үк, тылда хезмәт итә. Ул Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Озак еллар «Баулы» совхозында эшли. Хезмәт ветеранының гомуми стажы 36 елдан артык.
Юбиляр кунакларга игътибарсыз калдырмаганнары һәм яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде.