"Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсы игълан ителде

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

«ТР муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе «Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады.

Конкурс 2 этаптан уза, алар кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарәнең 2024 елдагы эше бәяләнә.

I этап - муниципаль - муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә.
II этап - республика этабы - Конкурс үткәрү буенча Конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. 
Конкурсның II этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2025 елның 6 февраленнән 19 февраленә кадәр.
Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2025 елның 16 гыйнварыннан 29 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча: Татарстан Республикасы, Баулы шәһәре, Җиңү мәйданы, 4 йорт, 23 кабинет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International