Баулы районында яшәүче иң өлкән кешегә 105 яшь тулды

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Кәбирә Шәгали кызы Баулы районының Димтамак авылында күп балалы гаиләдә туа. Бишенче сыйныфка кадәр туган авылында укый, укуын Кызылъяр авылында дәвам итә. Аннары Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә. Каразирек авылында укытучы булып эшли. Сугыш башланганда аңа 20 яшь була. Ул сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар авырлыгын үз җилкәсендә татыган кеше.

1940 елда Кәбирә Шәгали кызы кияүгә чыга һәм алар ире Шаһинур белән Бөгелмә районының Татар Димескәе авылына күчеп киләләр. 30 елдан артык ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Мәрдановлар 50 елдан артык тату гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер юбилярның 10 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.

Кәбирә апа кул эшләре белән шөгельләнергә яраткан, буш вакытларында челтәрләр бәйләгән. Моннан тыш, ветеран 100 яшькә кадәр китаплар укыган.

Кәбирә апа һәр туган якты көнгә шатланып, тормышыннан канәгать, балаларына рәхмәтле булып гомер кичерә. Һәркемгә сәламәтлек һәм илгә тынычлык тели ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International