Баулы районының Ваешур авылында яшәүче ветеран 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Покров-Урыстамак авыл җирлегенең иң өлкән кешесе, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Михаил Ильич Егоровка 95 яшь тулды.

Ветеранның гомуми хезмәт стажы 50 елдан артык. Михаил Ильич гомеренең күпчелек елларын "XXI партсъезд" исемендәге колхозда эшләүгә багышлаган. Ул Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Михаил Ильич тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ул кызы Татьяна белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International