Беренче яңа туган бала Алия булды. Ул 4 гыйнварда туган. Кыз Вәлиевлар гаиләсендә икенче бала. Кыз бала артыннан 6 гыйнварда Анэль исемле малай туган. Ул Минхәеровларның яшь гаиләсендә беренче бала.
Бүген яңа туган балаларны бала тудыру йортыннан чыгару тантанасы булды, биредә үк аларга туу турында таныклыклар тапшырылды. Гаиләләр Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллинадан котлаулар кабул иттеләр. Ул яңа туган балаларга һәм аларның әти-әниләренә чын күңелдән Яңа елда бәхет теләде.