20 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез һәм кичен буран, бозлавык, секундына 15 метр тизлеккә җиткән көчле җил.
Томан булганда:
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Кискен тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы гына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Транспорт агымына каршы гына барырга, махсус жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Көчле буран вакытында ничек эш итәргә?
Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан әйләнеп кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда аннан күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап, өзек-өзек сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ачык төстәге тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачып, моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез, торак пункттан читтә җәяү йөреп, ориентацияне югалтсагыз, беренче туры килгән йортка кереп, кайда икәнлегегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнче көтегез. Әгәр көчегез бетеп китсә, ышык урын эзләгез һәм шунда калыгыз. Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигый бәла-казалар вакытында автомобиль, квартираларда урлаулар саны бик нык арта.
Әгәр дә көчле кар басулар шартларында сез бина эчендә бикләнгән булсагыз, сакланып кына, паникага бирелмичә, кар баскан җирдән мөстәкыйль рәвештә (булган инструментны һәм кул астындагы чараларны кулланып) чыгу мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яисә торак пункт администрациясенә кар басуларның характеры һәм аннан мөстәкыйль арыну мөмкинлеге турында хәбәр итегез. Әгәр кар көртен мөстәкыйль рәвештә алып булмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышып карагыз. Радиотрансляция приемнигын (телевизорны) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту чараларын күрегез.
Машина йөртүчеләргә
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга баруны планлаштыручыларга үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Сәфәр вакытына карап, якындагы - ике тәүлеккә һава торышы фаразын карагыз. Елның салкын вакытына күчәр алдыннан автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигательнең һәм аккумуляторның эшен тикшерегез, ягулык запасы туплагыз, Яхшы антифриз өстәгез. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмау мөһим, чөнки сыйфатсыз ягулык автомобильнең ватылуына китерергә мөмкин. Алдан ук җылы әйберләр һәм азык-төлек тупларга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын да онытмагыз.
Насос, буксирлау тросы, баллон ачкычы һәм домкрат барлыгын тикшерегез
Юлга чыгар алдыннан насос, буксирлау тросы, баллон ачкычы һәм домкрат барлыгын тикшерегез.
Авария комплекты
Авария комплектында түбәндәгеләр булырга тиеш: кәрәзле телефонга зарядкалау җайланмасы һәм запас аккумулятор, җылы кием һәм юрганнар, алгы пыяладан кар һәм бозны чистарту өчен щетка, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм аңа батареялар комплекты, аптечка, ашау-эчү, балта һәм җыелма пычкы. «коры ягулык» төргәге, зажигалка, мини-мич һәм котелок.
Баруның төгәлләштерелгән маршрутын һәм килүнең якынча вакытын хәбәр итегез
Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга юлның төгәлләштерелгән маршрутын һәм әйләнеп кайту вакытын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла килеп чыкса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк - бу коткару бүлекчәләренең реакция вакытын шактый тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булуын, урынның үзенчәлекле билгеләрен, автомашинада кешеләрнең санын, яшен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнен күрсәтергә, үзеңнең һәм якыннарыңның телефоннарын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләү чараларын күрергә.
Трассада ватылып калган булсагыз
Автомобиль алдына һәм аның артына кисәтү билгеләре куегыз, Бу киселгән агач яки теләсә нинди аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм ис газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачарга кирәк. Машинаны озак тукталышка яки төн кунарга җилгә каршы куярга кирәк, газлар кабина һәм салонның ачык тәрәзәләренә эләкмәсен өчен. Үз куркынычсызлыгың өчен шулай ук җил юнәлешен вакыт-вакыт тикшерергә кирәк. Шулай ук төтен торбасының боз белән капланмавын һәм аны кар капламавын күзәтергә кирәк. Әгәр автомобиль ватылган икән, паникага бирелмәгез, ашыгыч оператив хезмәтләрнең бердәм номерын «101» җыйыгыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм урын координатларын тапшырыгыз.
Җылылыкны саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тоту чараларын күрегез. Утын җыярга тырышыгыз, алар булмаса, янучан материаллар яндырырга була - алар гадәттә шактый күп була.
Машина йөртүчеләргә
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга сәяхәт итәргә ниятләүчеләргә, үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Киләсе тәүлек өчен һава торышын ачыклагыз. Машинаның җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәяхәт алдыннан двигатель һәм аккумулятор эшен тикшерегез, ягулык туплагыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмагыз. Алдан җылы әйберләр һәм азык-төлек тупларга кирәк, кәрәзле телефон зарядкаларын онытмагыз.
Авария комплекты булуы да мөһим.
Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булуыгызны, җирлекнең аерым билгеләрен, машинадагы кешеләрнең санын, яшен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнен күрсәтергә кирәк, үзләренең һәм якыннарының контакт телефоннарын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләү өчен чаралар күрергә.
Бозлавык вакытында:
Таймый торган аяк киеме әзерләгез. Ашыкмыйча сак хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен аяк астына басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз вакытында тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга, югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә кирәк.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала.