Баулы районында яшәүче гражданка В.икенче баласы туганда ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты алган. Ана (гаилә) капиталы акчалары ир белән хатын тарафыннан кредит шартнамәсе буенча төп бурычны түләүгә, күчемсез милек объекты - торак урын сатып алуга тотыла.
Моннан тыш, ир белән хатын йөкләмә алган - югарыда күрсәтелгән кредит акчаларын исәпкә алып, торак урыннан йөкләмә алынганнан соң 6 ай эчендә сатып алынган торак урын сертификат алган затның, аның тормыш иптәшенең, балаларының гомуми милкенә, өлешләренең күләмен килешү буенча билгеләп рәсмиләштерергә бурычлы.
Гамәлдәге законнарны бозып, ир белән хатын тарафыннан торак урынга гомуми милеккә милек хокукы рәсмиләштерелмәгән, шуның белән Россия Федерациясе бюджетыннан торак шартларын яхшыртуга ана капиталы акчалары бүлеп бирелгән балигъ булмаган балаларның хокуклары бозылган.
Әлеге факт буенча Баулы шәһәр судына ир белән хатынның балигъ булмаган балаларга торак урынга милек хокукын билгеләү һәм балалар катнашында әлеге торак урынга гомуми өлешле милек хокукын теркәү бурычы турында гариза җибәрелде.